news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр

Ерткыч хайванның фотосурәтләре «ВКонтакте» социаль челтәрендәге пабликларның берсендә урнаштырылган.

Казанда күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр
vk.com/kznlife

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Гаврилов урамындагы күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр. Хайванның фотосурәтләрен аноним кулланучы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәһәр пабликларының берсендә урнаштырган.

Рәсемдә арысланның 14 катлы торак йортның унынчы катындагы балконның ачык тәрәзәсеннән карап торуы күренә.

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә күп кенә кыргый хайваннар, шул исәптән арысланнарны да, өйләрдә тотуны тыю гамәлгә керде. Әмма «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы Федераль законда каралган бу норма яңалык законлы көченә кергәнче сатып алынган җәнлекләргә кагылмый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100