Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районы авылларында узган халык җыеннарында агымдагы елга планнар билгеләделәр
Авылларда үзсалым акчасына төзекләндерү эшләре алып барылачак.
(Биектау, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре»). Биектау районы авылларында халык җыеннары башланды. Һәр елның гыйнвар аенда, гадәттәгечә, авыл халкы район җитәкчелеге белән бергәләп узган елгы эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнар билгели. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу атнада Дачныйда һәм Мүлмә авылында да халык җыеннары узды. 2020 елда ташландык урыннарны тәртипкә китерү, чистарту каралган. Пландагы эшләр яз килү белән тормышка ашырыла башлаячак. Үзара салым акчасына юллар өчен вак таш кайтарылган. Җирләр бераз кибү белән аны җәю эшенә керешәчәкләр. 2019 елда Дачный бистәсендә халыкны аварияле йортлардан яңаларына күчерү эше тәмамланды.
2019 елда үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар кайтарылды. Мәйданчыкта монтажлау эшләре яз көне башланачак. Урам баганаларына лампочкалар урнаштырылды, юлларга вак таш түшәлде.
Әлеге эшләр 2020 елда да дәвам итәчәк. Чүп җыю урынын булдыру һәм булганнарына ремонт ясау, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү иң беренче планда тора.
Мүлмә авылы халкы да узган елгы эшләргә йомгак ясады. 2019 ел авыл халкы өчен истәлекле булды. Биредә «Мүлмә фест» фестивале узды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да туган җир язмышына битараф булмаган авыл халкына рәхмәт хисләрен җиткерде, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итүгә корылган республика программалары белән таныштырды. Мүлмә халкы, үз чиратында, район җитәкчелегенә авыл үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз