Дәүләт символлары буенча конференция

Дәүләт символлары буенча конференция

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Геральдика өлкәсендә ТРсы дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру» («Формирование и реализация государственной политики РТ в геральдической сфере») дип аталган конференция була.

ТР Геральдика шурасы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган утырыш эшендә дәүләтнең рәсми символлары булган герб, флаг һәм гимн хакында Татарстан белгечләре белән бергә Мәскәү белгечләре дә фикер алышычак. Конференция материаллары геральдика өлкәсендә Татарстанның дәүләт сәясәтен формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.