news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк

31 гыйнварга кадәр шәһәрдә муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы гамәлдә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шулай ук бушлай парковка 22-23 февраль, 8 Март, 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә эшләячәк.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү сыйфатында муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 31 гыйнварга кадәр озайтыла. Түләү эш көннәрендә 7.00 дән 18.00 гә кадәр алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100