news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне телефон аша алдауның яңа алымнары турында кисәтәләр

Җинаятьчеләр хокук саклау органнары вәкилләре исеменнән шалтырата, шулай ук алданучы кешенең танышларының тавышы белән сөйләшә.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә телефон мошенниклыгының яңа төрләре тарала. Әйтик, гражданнарга хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар ешайды. Бу хакта «СерчИнформ» мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Алексей Дроздка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Норильск буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларын китереп, ул мошенникларның банкның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре исеменнән шалтыратуларын, ә соңыннан алданучыга якын арада полиция шалтыратачагын әйтә. Алар чыннан да шалтырата, әмма үзгәртелгән номерлардан, ул исә чын номер дип күренә.

«Янәсе, полицейскийлар иске схема буенча эшли: банк карточкаларның номерын, CVV һәм СМС кодларын сорый», — дип аңлатты Дрозд.

Моннан тыш, мошенниклар deepfake технологиялрен дә куллана башлады. Әлеге программа реаль вакыт режимында сөйләшү вакытында тавышны үзгәртергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, спикер сүзләренчә, мондый схеманы куллануның беренче очрагы ачыкланган: эшмәкәргә, янәсе, хезмәттәше мөрәҗәгать иткән һәм счет өчен түләүне сораган.

2021 елда Covid-19 вакцинасы белән бәйле махинацияләр таралырга мөмкин: россиялеләргә вакцинаны сатучы «кибетләр» шалтыратып, түләүле вакцинация һәм башка схемалар тәкъдим итә башлаячаклар, дип фаразлый Positive Technologies мәгълүмат куркынычсызлыгы аналитикасы бүлегенең тикшеренү төркеме җитәкчесе Екатерина Килюшева.

Әмма элеккечә үк мошенниклыкның иң популяр варианты булып «банк»тан шалтыратулар кала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100