news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш

Төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен телне өйрәнүне җиңеләйтү өчен «Сабантуй» өстәл уеннары таратылачак.

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш
Рамил Гали

(Казан, 25 декабрь, Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, балалар өчен туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш, телне уеннар һәм җырлар аша өйрәтергә кирәк. Бу хакта Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Балалар телне кызыклы формада өйрәнә алсын өчен без төрле әсбаплар әзерләргә тырышабыз. Бала биш-алты яшькә кадәр берничә телне үзләштерә ала, тик телне кызыклы формада өйрәтергә кирәк. Без „Сабантуй“ өстәл уенын эшләдек. Ул төбәкләрдәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратылачак. Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш», — дип сөйләде ул.

Гыйльметдинов сүзләренчә, мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук грамматиканы өйрәнү — ялгышлык. «Беренче сыйныфтан мәктәпләрдә грамматика өйрәтеп баланы һәм ата-ананы биздердек, чөнки ул бик авыр. Безгә башлангыч сыйныфта әкият, җыр өйрәтәләр иде», — ди ул.

Аның сүзләренчә төбәкләрдә яшәүче татарларда җыр китапларына ихтыяҗ булган. Федераль милли-мәдәни автономия балалар өчен җыр китапларын төбәкләргә тараткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100