news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләр өчен 30 һәм 31 декабрь ял көне дип игълан ителде

Шуның урынына быелның 26 декабрендә һәм 2021 елның 16 гыйнварында эшләячәкбез, диде хәрби ведомство башлыгы.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Узып баручы елда 30 һәм 31 декабрь Россия хәрбиләре өчен ял көннәре булачак. Оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу РФ Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«РФ Кораллы көчләренең шәхси составына 2020 елның 30 һәм 31 декабрендә ял бирергә. Шуның урынына быелның 26 декабрендә һәм 2021 елның 16 гыйнварында эшләячәкбез», - дип ачыклык кертте хәрби ведомство башлыгы.

Шойгу мондый карарны «узып баручы елның кыен булуы, Кораллы көчләрне еш кына җитди сынаулар алдына куюы, чыдамлыкка сынавына» бәйле рәвештә кабул итүен искәртте. Барлык хәрбиләр дә бик күп, еш кына алны-ялны белмичә эшләде, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100