news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайдан Илдус Кашапов халыкара бәйгедә лауреат булды

Ул «Яратам сине, горурланам синең белән, Татарстан» номинациясендә катнашты.

(Азнакай, 25 декабрь, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакайдан Илдус Кашапов «Яратам сине, горурланам синең белән, Татарстан» номинациясендә III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азнакай шәһәре Мәдәни үзәге каршында мөмкинлеге чикле кешеләр өчен эшләп килүче «Өмет театры»нда шөгыльләнүче Илдус Кашапов «Мин — Россиянең бер кисәге» әдәби сүз онлайн фестиваль-конкурсында «Яратам сине, горурланам синең белән, Татарстан» номинациясендә катнашты.

«Өмет театры» студиясе җитәкчесе Гөлназ Шакирҗанова милли-мәдәни кыйммәтләрне пропагандалауга, яшьләргә рухи-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


news_right_1
news_right_2
news_bot