news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә хезмәткә түләү тәртибен аңлатты

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец яңа ел бәйрәмнәре аркасында россиялеләрнең хезмәт хакы ким булмаска тиеш, диде.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец яңа ел бәйрәмнәре аркасында россиялеләрнең хезмәт хакы ким булмаска тиеш, дип аңлатты. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ул Хезмәт Кодексында хезмәткәрләргә айда эшләми торган бәйрәм көннәре санына карамастан, хезмәт хакы күләмен саклап калуны гарантияләүче нигезләмә бар, дип искәртте. Мондый гарантия оклад алып эшли торган кешеләргә генә кагыла.

Эш башыннан түләнә торган хезмәт хакы алучы хезмәткәрләргә бәйрәм көннәре өчен өстәмә түләү каралган. Түләү күләме һәм тәртибе күмәк килешү яки башка норматив актлар белән билгеләнә.

2020 елда россиялеләр 1-8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк. 5 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган бәйрәм көннәре 4 һәм 5 майга күчерелә. Гыйнвар аенда барлыгы 17 эш һәм 14 ял һәм бәйрәм көне булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100