2006-2012 елларга исәпләнгән юл хәрәкәте иминлеге программасы тиешле дәрәҗәдә үтәлми

Күп кенә программалар расланган формасыннан зур тайпылышлар белән үтәлде
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Бүген ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды.
Утырышка җыелучылар алдында беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстан Республикасында “2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру” Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча эшләрнең торышы хакында бәян итте.
“Хәзерге вакытта, гәрчә сизелерлек булмаса да, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелде. 2008 елның 11 ае эчендә булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясау 2006 ел белән чагыштырганда аварияләр һәм аларда җәрәхәт алучыларның саны кимүен күрсәтә. Тулаем алганда, әлеге анализ юл-тарнспорт травматизмының тотрыклы төс алуы хакында сөйли, - диде Рифкать Миңнеханов. – Федераль үзәктән һәм бары тик Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча 312 миллион сумлык 20 исемдәге матди-техник чара алынды. Шул исәптән федераль бюджет чараларының өлешләп катнашуы нигезендә Казанда җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урыннар, Чаллыда автошәһәрчек төзелде. Республика бюджеты хисабына федераль максатчан программа чараларына 2006 елдан алып 1 миллиард 206 миллион сумнан артык акча тотылды”.
2008 елның декабрь аенда эшләнгән һәм расланган муниципаль программаларның булу-булмавын һәм сыйфатын тикшергән вакытта, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе тарафыннан урыннардагы программалар яңадан тикшерелде һәм 2007 елда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә тәкъдим ителгән көннән бирле әле һаман да бетерелмәгән кимчелекләрнең булуы ачыкланды. Төп кимчелекләр арасында программаның иске һәм ирекле структурасын куллануны, бергә теркәп җибәрелә торган хатларның, кызыксынган органнар белән килешү кәгазьләренең булмавын һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
Заказчылар тарафыннан максатчан программаны гамәлгә ашыруга ярдәм итү турында сөйләгәндә, Рифкать Миңнеханов алар ягыннан сизелерлек булышлык күрсәтелмәвен ассызыклады. “ТР Сәламәтлек саклау линиясе буенча 2008 елның 9 аенда нибары 500000 сум акча үзләштерелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча исә нибары 11 миллион сумга якын акча сарыф ителгән”, - диде ул.