news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай эшмәкәрлек курслары башланды

Призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак, финал 11 декабрьдә Чаллы IT-паркында узачак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай белем бирү эшмәкәрлек курслары башланды. Укулар онлайн-форматта уза.

Курсны тыңлаучылар эшкуарлык нигезләрен өйрәнә, экспертлар белән эшли һәм үз проектын булдыра алачак. Проектта үз өлкәләрендә чын профессионаллар булган эшмәкәрләр, компанияләр җитәкчеләре җәлеп ителгән. Алар стартаплар өчен идеяләр, базар сегментларын һәм күләмнәрен билгеләү, эшмәкәрлек модельләрен тестлаштыру һәм башкалар белән ярдәм итәчәк. Курс дәвамында IT-парк эшмәкәрлек инкубаторы командасы үз ярдәмен күрсәтәчәк,дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.

Белем бирү программасын тулысынча үтүчеләр сертификатлар алачак, ә иң яхшыларны офлайн-форматта экспертлар алдында проектларын тәкъдим итү өчен чакырачаклар. Призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак, финал 11 декабрьдә Чаллы IT-паркында узачак.

Укуларга бөтен Россиядән 420 кеше кушылган инде. Программа 8 декабрьдә төгәлләнә. Аны «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркы һәм ТР Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100