news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин QR-кодлар турында: Кемнеңдер хокуклары кысыла дисәләр дә, бу изге нияттән

«Халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектында прививка турында QR-коды булмаганнарга чикләүләр турында әйтелә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламентарийлары коронавирус инфекциясе таралу шартларында чикләү чараларын кертү турында закон проектын хуплады. «Кемнәрдер хокуклары кысыла дисә дә, бу изге нияттән генә эшләнә, гомерләрне саклап калу өчен», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы «Халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын яклап чыкты. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, закон проекты, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы туганда, аны кисәтү максатларында кайбер чикләү чаралары кертүне тасвирлый.

Бу гражданнарга хезмәт күрсәтү тәртибенә кагылышлы. Бу очракта кешеләрнең ковидка каршы профилактик прививкасы турында сертификаты, прививка ясатырга ярамау турында яки авыруны кичерүе турында белешмәсе булу шарт. «Прививка турында QR-коды булмаганнарның чараларга һәм объектларга йөрү тәртибен билгеләү төбәкләрнең башкарма хакимият органнарына йөкләнә. Мондый чаралар һәм объектлар исемлеген югары вазифаи зат билгеләячәк», — диде Захарова.

«Документациясе булмаган гражданнар (балигъ булмаганнардан кала) мондый чараларга, оешмаларга, объектларга 2022 елның 1 февраленә кадәр коронавируска ПЦР тестның тискәре нәтиҗәсе турында документы булганда гына йөри ала», — диде Светлана Захарова. Мондый документның гамәлдә булу срогы һәм формасын РФ Баш санитар табибы билгеләвен искәртте. Закон проекты үз көченә керсә, аның гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 июненә кадәр чикләнә.

Депутат Эдуард Шәрәфиев «вакцинация» һәм «куар-код алу» төшенчәләрен бутамаска кушты. «Мин ирекле вакцинация яклы, пандемияне күмәк иммунитет белән генә җиңеп була, ләкин монда аңлашылмаган нечкәлекләре күп. Җәмәгать транспортына кергәч, вакцинацияләнмәгән кеше вакциналы кеше өчен куркыныч түгел, чөнки вакцина саклаганын беләбез. Мин вакцинация яклы, ләкин куар-кодларга каршы», — диде.

Игорь Бикеев моны кичектергесез чара диде, вакцинацияне башка чит илләр дә керткәнен искәртте һәм закон проектын яклауны сорады. Фәдбир Сафин бүген җәмгыятьтә вакцинация мәсьәләсендә курку оешканын әйтте. «Без үзебез дә, халык та әзер түгел идек, аңлату эшләре булмады. Прививка ясаткан барлык кешеләр дә инфекция йөртми дигән сүз түгел. Тикшерү ягы да көйләнмәгән, хәзер теләсә кем тикшерә ала мени?» — диде. Ул закон проектын эшләп бетерү кирәк, дип саный. Альмир Михеев та хакимиятән халыкка басым бар, дигән фикердә.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов закон проектын яклау кирәк дип саный. Ул кайчандыр машинада куркынычсызлык каешларын эләктерүне мәҗбүри кертү дә халыкта башта ризасызлык уятканын искә төшерде. «Хәзер дә чикләү чараларын кертүне күпме тоткарласак, пандемия шулкадәр авыррак узачак. Хәзер үк үлем дәрәҗәсе 4 процент булуын күрәбез», — диде.

Светлана Захарова куар-кодларга каршы булган гражданнардан 4 меңгә якын мөрәҗәгать алганын әйтте. Шул ук вакытта республика хастаханәләрендә «кызыл зоналар» да 16 мең табиб эшли. Алар закон проектын хуплап, мөрәҗәгать язарлар иде, тик вакытлары юк, кешеләрнең гомере өчен көрәшәселәре бар», — диде.

«Көн саен авыручылар һәм үлүчеләр турында мәгълүмат килеп тора. Һәркемнең гомере кадерле, кемнәрдер хокуклары кысыла дисә дә, бу изге нияттән генә эшләнә, гомерләрне саклап калу өчен. Коронавирус беркемне кызганмый. Бу пандемия белән бөтен субъектлар очрашты», — диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100