news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы QR-кодлар кертү турындагы закон проектын 16 декабрьдә карарга ниятли

РФ Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодларны мәҗбүри тикшерү турындагы закон проектларын 16 декабрьдә карарга җыена.

Шул хактагы карар проекты Дәүләт Думасының мәгълүматлар базасында кичә кич дөнья күргән. Шул ук вакытта, кичә иртән Россия парламентының түбән палатасы эш графигына әлеге закон проектларын тикшерү кертелмәгән булган, дип искәртә «Интерфакс» агентлыгы.

Элегрәк РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына кибет, кафе һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектларын тапшырган иде. «Татар-информ» агентлыгы Федераль Җыенның түбән палатасы аларны декабрь аенда карарга планлаштыруы турында хәбәр итте.

Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте. Үзе исә коронавируска каршы назаль вакцинаны сынауда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100