news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел төнендә боз шәһәрчекләрендә йөрергә рөхсәт иттеләр

Урамда коронавирус йоктыру ихтималы аз, шуңа күрә саф һавада күбрәк булырга кирәк, ди белгечләр.

Татарстанда Яңа ел төнендә боз шәһәрчекләрендә йөрергә рөхсәт иттеләр
Рамил Гали

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яңа ел төнендә чыршылар куелган урам мәйданчыкларына бару өчен бернинди чикләүләр дә юк, чөнки саф һавада вирус йоктыру ихтималы аз. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте

«Урамда вирус йокмый диярлек, чөнки бу ачык җир. Шуңа күрә Яңа ел төнендә ачык урыннарда, чыршы яннарында һәм боз шәһәрчекләрендә йөрү буенча бернинди дә чикләүләр юк», — диде спикер.

Авдонина белдергәнчә, хәзер саф һавада вакыт уздыру һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү буенча да киңәшләр бар.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең яңа ел корпоративлары уздырмаска киңәш итүе турында язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100