420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елның 1 һәм 2 гыйнварында алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән. Бу хакта инициатива авторы — «Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаевка сылтама белән RT хәбәр итә.
Тәкъдимнең максаты — яңа ел бәйрәмнәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнешне киметү. Нәкъ менә 1 һәм 2 гыйнварда илдә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта.
«Хамзаев белдергәнчә, төбәкләрнең сәламәтлек саклау системалары коронавирус пандемиясе аркасында югары йөкләнештә эшли», — диелә хәбәрдә.