Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нефтехимик Илгиз Нәбиуллин республика конкурсында берьюлы ике юнәлештә җиңү яулаган
Ул иң яхшы рационализатор һәм уйлап табучы буларак танылган.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» фәнни-технологик үзәгенең углеводородларны тикшерү лабораториясе инженер-технологы Илгиз Нәбиуллин республика конкурсының берьюлы ике юнәлешендә җиңү яулаган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Ул иң яхшы рационализатор һәм уйлап табучы буларак танылган.
«Фәнгә мәхәббәтне миңа КФУ укытучылары салды. Студент елларында ук фәнни конференцияләрдә катнаштым, мәкаләләр яза башладым һәм моны эшкә кергәч тә дәвам иттем. Бик дустанә, ярдәмчел коллектив. Фәнни үзәктә эшләү үз мөмкинлекләреңне тормышка ашырырга этәргеч бирә, һәм без үз эшебезнең нәтиҗәләрен күрә алабыз», — диде Илгиз Нәбиуллин.
Конкурска Илгиз олигомерлар һәм гликольләр заводында кертелгән ике юнәлешне тәкъдим иткән. Беренче юнәлеш завод эшчеләренә КДИ-М катализаторын кулланып, эксплуатация күрсәткечен яхшыртырга ярдәм иткән.
Икътисади яктан нәтиҗә 5 млн сумнан артып киткән. «Уйлап табу» юнләлешендә яшь нефтехимик изопрен җитештерүдә икътисадый күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән техник чишелешләр тәкъдим иткән.
Тулаем алганда, соңгы елларда углеводород лабораториясе коллективы катализаторның сыйфатын шактый тотрыклыландыра, характеристикаларын яхшырта һәм аларны техник шартларга җиткерә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз