news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 тест нәтиҗәләрен россиялеләр дәүләт хезмәтләре аша алачак

Яңа сервисны эшләү белән Россия Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Роспотребнадзор шөгыльләнде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә тест тапшырган кешеләр аларның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре аша ала алачак. Бу хакта RT хәбәр итә.

Яңа сервистан файдалану өчен тест узучы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең мәгълүмат системасы белән бәйле лабораторияләрдә анализлар тапшырырга тиеш.

«Нәтиҗәләр үзләре QR-код рәвешендә „ Госуслуги Стопкоронавирус“ мобиль кушымтасына йөкләнәчәк», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Тест нәтиҗәләре гражданинның шәхси кабинетында аларны алганнан соң бер сәгать эчендә барлыкка киләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100