news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр күргәзмәдә үз эшләрен тәкъдим итте

Күргәзмәдә агачтан, катлы камырдан, табигый материалдан, тукымалардан, җептән ясалган эшләр, шулай ук пластилиннан картиналар, рәсемнәр тәкъдим ителде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллының 67 нче мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта шәһәр газетасы яза.

Чара «Һәрвакыт кояш булсын " дип аталган инвалид балалар фестиваленең район туры кысаларында узды, анда үзәк район территориясендә урнашкан биш коррекция учреждениесеннән 79 бала катнашты.

Күргәзмәдә агачтан, катлы камырдан, табигый материалдан, тукымалардан, җептән ясалган эшләр, шулай ук пластилиннан картиналар, рәсемнәр тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot