news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды 15 декабрьдә узачак

Бүген республика Журналистлар берлегендә 1600ләп кеше исәптә тора.

Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды 15 декабрьдә узачак
https://www.bashinform.ru/

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды вакыты 2020 елның 15 декабренә күчерелә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Съезд Zoomда узачак, чара 11.00 сәгатьтә башлана. Бүген бу хакта идарә әгъзалары һәм Журналистлар берлегенең җирле бүлекчәләре рәисләре катнашында онлайн режимында узган утырышта хәбәр ителде. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча да фикер алышты.

Бүген республика Журналистлар берлегендә 1600ләп кеше исәптә тора. Журналистлар берлегенең һәр җирле бүлекчәсенең 10 әгъзасыннан берәр делегат сайланачак.

Съезд Башкортстан Журналистлар берлегенең югары җитәкче органы булып тора һәм биш елга бер тапкырдан да ким булмаган очракта чакырыла. Бу хакта берлек рәисе Артур Дәүләтбәков искәртте.

Журналистлар берлегенең ХХ съезды 2015 елның 21 декабрендә, XXI чираттан тыш съезды 2016 елның 25 декабрендә булды. Анда Уставның яңа редакциясе кабул ителде, 17 кешедән торган идарә сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100