news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр телеграм-бот аша халык санын алу турында белә ала

Чатта җанисәпне кайсы көнне һәм кайда узарга мөмкин булуы турында мәгълүмат бар.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр Telegram мессенджерында «Халык санын алу 2021 Татарстан» чат-бот ярдәмендә җанисәпне узу тәртибен, якын пунктларның һәм күпфункцияле үзәкләрнең адресларын белергә мөмкин. 

Ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/TatarstanPerepis_bot сылтамасы буенча күчәргә яки Telegram каналында @TatarstanPerepis_bot эзләргә кирәк.

Телеграм-ботны Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшләгән.

Чатта җанисәпне кайсы көнне һәм кайда узарга мөмкин булуы турында мәгълүмат бар. Халык санын алучылар кешеләрнең йортларына, фатирларына киләчәк, шулай ук бу процедураны Россия дәүләт хезмәтләре (Госуслуги.рф) порталында узарга яки стационар участокка, күпфункцияле үзәккә барып узарга мөмкин. Халык санын алучы персонал битлек һәм перчатка белән тәэмин ителгән, шулай ук коронавирус таралуны кисәтү буенча тәкъдимнәрне үтәячәк.

«Җанисәпне кайда үтәргә» дип сорагач телеграм-бот Татарстанда якындагы участоклар һәм күпфункцияле үзәкләрнең адресларын күрсәтәчәк. «Җанисәпне ничек узарга» дип сорагач телеграм-бот кулланучыга халык санын алуны узу ысуллары турында мәгълүмат тупланган пдф-файл җибәрә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100