Татарстан депутаты: Ялган QR-кодларның тискәре нәтиҗәләрен халыкка аңлату кирәк

Игорь Бикеев ялган QR-кодлар ясату һәм вакцинация турында ялган документлар өчен җаваплылык җитәрлек кырыс түгел дип саный. Бу юнәлештә эшләргә кирәк, диде.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев ялган QR-кодлар ясатуның тискәре нәтиҗәләрен халыкка аңлатырга өндәде.

Бикеев төрле бәяләмәләр буенча соңгы айда РФ төбәкләрендә вакцинация турында ялган QR-кодлар сату кисәк артканын әйтте. «Бу күптән түгел кабул ителгән эпидемиягә каршы чаралар аркасында күзәтелә. Еш кына мондый сатулар күпләп, комиссион арадашчылар катнашында алып барыла», — диде ул бүген парламент утырышында.

«Гражданнар арасында вакцинация турында ялган документлар куллануның тискәре нәтиҗәләре турында аңлату эшләрен киңәйтү күрсәтмәсе белән башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә хокук саклау органнарына бу күренешкә каршы эшне җанландыру үтенече белән чыгарга кирәк», — диде Игорь Бикеев.

Депутат бу күренешнең бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген әйтте: статистика прививкалы кешеләр артканын күрсәтәчәк, шул ук вакытта ковидтан үлем очраклары да арта барачак, инфекция дә безнең арада йөриячәк. «Нәтиҗәдә, күмәк иммунитет шикле булачак», — дип ассызыклады.

Бикеев ялган QR-кодлар ясату һәм вакцинация турында ялган документлар өчен җаваплылык җитәрлек кырыс түгел, дип саный. Бу юнәлештә эшләргә кирәк, диде.

«Иң мөһиме, репрессияләр түгел, ә кисәтүләр, чөнки вакыт көтми. Җиңел уйлау һәм саранлык — кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге, шул исәптән ялганга баручыларның якыннарының сәламәтлеге дә», — дип кисәтте.