news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин азык-төлек продуктларының сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итәргә кушты

Куелган бурычны үтәү турындагы беренче доклад 2022 елның 1 апреленә кадәр әзер булырга һәм алга таба Россия лидерына ярты елга бер тапкыр тапшырылырга тиеш.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен продуктларның стандартларга һәм техник регламентларга туры килүен контрольдә тоту буенча тәкъдимнәрне расларга кушты. Тиешле күрсәтмә Кремль сайтындагы исемлектә басылып чыкты.

«Халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен Россия Хөкүмәтенә, булган дәүләт мәгълүмат системалары нигезендә аны күзәтүнең комплекслы механизмын булдыру юлы белән, азык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы белән идарә итү системасын төзүне тәмамларга. Әзерләгән продукциянең стандартларга, техник регламентка һәм шартларга туры килүен контрольгә алу буенча тәкъдимнәрне раслауны тәэмин итәргә», диелгән Президент йөкләмәсендә.

Куелган бурычны үтәү турындагы беренче доклад 2022 елның 1 апреленә кадәр әзер булырга һәм алга таба Россия лидерына ярты елга бер тапкыр тапшырылырга тиеш. Бу йөкләмә буенча Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100