news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак

Президент указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар 50 мең сум алачак. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бу акчаны 77 меңгә якын кеше алачак. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, «Дорога жизни» ачылуның 80 еллыгына бәйле рәвештә Президент указы белән бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. «Ул 50 мең сум тәшкил итәчәк. Акча ноябрьдә пенсияләре белән бергә түләнәчәк», — дип сөйләде министр.

Хезмәт министрлыгында бер тапкыр бирелә торган түләү гражданнарны пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан башкарылачак, дип аныкладылар. Ике пенсия алучы гражданнар түләүләрне Россия Пенсия фонды линиясе буенча алачак.

Президент указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100