Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Samsung концерны рәисе Ли Гон Хи вафат
Ли Гон Хи 2014 елда йөрәк өянәге кичергәннән соң бик каты авырган. Аңа 78 яшь иде.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Сеул хастаханәсендә Samsung концерны рәисе Ли Гон Хи вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Yonhap агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Ли Гон Хи 2014 елда йөрәк өянәге кичергәннән соң бик каты авырган. Аңа 78 яшь иде.
Ли Гон Хи 1987 елда Samsung Group концерны рәисе итеп билгеләнә. 2016 елда Forbes журналы аны Көньяк Кореянең иң бай кешесе дип атый. Басма мәгълүматлары буенча, 2020 елның октябренә аның байлыгы 20,9 миллиард доллар тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз