Казанда автомобильнең алгы утыргычында утырган ягуарны фотога төшереп алганнар

Хуҗасы зур песине кулына тотып бара.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казанда автомобильнең алгы утыргычында утырган ягуарны фотога төшереп алганнар. Социаль челтәрләрдә шуның фотосы чыкты.

«Назарбаев урамында экзотик пассажир күзгә чалынды», - дип язган пост авторы.

Фотодан күренгәнчә, ягуарны хуҗасы кулына тотып бара – зур песи ир-атның тезендә утыра.