news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан көз айларында сәяхәт итү өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керде

Рейтингта Санкт-Петербург беренче урынны били, сораштыруда катнашучыларның 29 проценты әлеге шәһәр өчен тавыш биргән.

Казан көз айларында сәяхәт итү өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы Россия туристлары көзен сәяхәт итәргә теләгән халкы бер миллионнан арткан шәһәрләр өчлегенә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туту.ру тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыруда 1,9 мең кулланучы катнашкан. Рейтингтан күренгәнчә, алар Санкт-Петербургны көзге ял өчен иң яхшы шәһәр дип тапкан – респондентларның 29 проценты аның өчен тавыш биргән. Икенче урында – Мәскәү (17 процент), өченчедә – Казан (13 процент).

Моннан тыш, иң яхшы бишлеккә Түбән Новгород (8 процент) һәм Ростов-Дон (7 процент) шәһәрләре кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100