news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Һәркемгә уңайлы мохит” программасы Татарстанда быел 101 объектта гамәлгә ашырылачак

Программаның максаты – инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтчән кешеләр төркеме өчен үтемле һәм уңайлы мохит тудыру

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Һәркемгә уңайлы мохит” (“Доступная среда”) федераль программасы нигезендә, Татарстан төбәк дәрәҗәсендә уңайлы мөмкинлекләр тудыру буенча сынау уздырыла торган субъектлар исемлегенә кергән. Федераль тәҗрибә проекты ике елга исәпләнгән, ә республикабызда 2015 нче елга кадәр гамәлгә ашырылачак программаның асылы турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов бәян итте.
 Программаның максаты – инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтчән кешеләр төркеме өчен үтемле һәм уңайлы мохит тудыру. Үтемле мохит дигәндә, биналарны, җир асты һәм җир өсте юлларын бусагасыз киң ишекләр, тотынып менү өчен җайланган пандуслар, бәдрәфләр, махсус лифтлар белән тәэмин итүне күздә тотарга кирәк. Программаны эшләү стадиясендә инвалидларның иҗтимагый оешмалары активистлары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүче оешма җитәкчелеге фикерләре исәпкә алынган. 
“Һәркемгә уңайлы мохит” программасын Саратов һәм Тверь өлкәләрендә дә сынап караячаклар. Татарстанга килгәндә, программа кысаларында чаралар быел көнкүрешнең 8 өстенлекле тармагында 101 объектта гамәлгә ашырылачак. Алар сәламәтлек саклау, спорт һәм физик тәрбия, мәдәният, транспорт инфраструктурасы, мәгариф, торак фонды, мәгълүмат һәм элемтә тармаклары.
 Ел азагына кадәр сәламәтлек саклау өлкәсенең планга кертелгән барлык объектларын инвалидлар һәм хәрәкәт ягыннан кыенлыклар кичергән барлык кешеләр төркемнәре өчен яраклаштыру эшләрен тәмамлау ниятләнә. Медицина өлкәсендә ел азагына кадәр 24 объектта адаптация планлаштырылган. Алар арасында Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, ветераннар өчен госпиталь, онкологик диспансер, Республика тергезү хастаханәсе, шәһәр һәм район хастаханәләрен билгеләп узарга була. Бу максатларга 190, 088 миллион сум акча юнәлдерелгән.
Социаль яклау һәм мәшгульлек юнәлеше буенча хәрәкәте чикле кешеләр өчен җайлаштыруга 24 объект каралган. Идел буе, Яңа Савин районнарында социаль яклау бүлекләре, Чистайда картлар һәм инвалидлар өчен интернат, тернәкләндерү үзәкләре, мәшгульлек оешмаларына 142, 050 миллион сум акча сарыф ителәчәк.
Айрат Шәфигуллин билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен җәмәгать транспортының 7,6 проценты гына үтемле санала, 2015 нче елга ул 16,5 процентка тәңгәл булырга тиеш. Һәр объектта хәрәкәт аппараты, ишетү, күрү органнары зарарланган инвалидларга үтемлелек тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырылачак.
Моннан тыш, 16 мәдәният объекты, 7 метрополитен станциясе, 3 ЮХИДИ бинасы, 6 җир өстеннән чыгу урыны, Тукай урамында җир асты юлы, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада тротуарлар яңадан үзгәртеп корылачак. 16 мәдәни объектны инвалидлар өчен яраклаштыру 65 миллион сумга төшәчәк. Айрат Шәфигуллин мәдәният учакларыннан Г. Камал, Тинчурин, Качалов, Яшь тамашачылар театрын, Зур Концертлар Залын, Циркны, “Мир” кинотеатрын, сукырлар өчен китапханәне атап узды.
 “Татарстанда мөмкинлекләре чикле булган 700 меңгә якын кеше яши, моннан тыш, коляскалар йөртүче яшь аналар күп, аларның һәммәсе өчен дә уңайлы шартлар тудырылырга тиеш, көнкүреш уңайлылыгына кагылышлы вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә ниятлибез”, - дип ассызыклады Айрат Шәфигуллин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot