Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы 16 предприятиегә эшчеләр кирәк
Автокаланың “КАМАЗ” мәдәният сараенда вакансияләр ярминкәсе узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният сараенда вакансияләр ярминкәсе узачак. Аның барышында эшчеләргә кытлык кичерүче 16 предприятие катнашачак, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Предприятиеләр исемлегендә “Камгэсавтозаводстрой”, “Камгэсгражданстрой”, “ПСФ Металлургстрой”, “КАМАЗ” Ремонт-инструменталь заводы, “КАМАЗ-Металлургия”, “РариТЭК”, “Камгэсзяб”, “Татнефть-АЗС центр” филалы предприятиеләре. Чаллылыларга арматурачы, инженер-конструктор, инженер-технолог, кибет җитәкчесе, геодезист, инженер-сметчик, дефектоскопист, кладовщик, монтажчы, кондитер-пешекче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь-ремонтчы кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Белешмә өчен, 9 ай эчендә Чаллыдагы эшсезләр саны 2,7 тапкырга кимеп, 3524 кеше тәшкил иткән. Эшсезлек дәрәҗәсе - 1,3 процент (Татарстан буенча – 1,4 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз