news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» делегациясе Кырымда «Ак барс» балалар сәламәтләндерү комплексында булды

Әлеге комплекс Форос ярында — Ялта янындагы үзенчәлекле ландшафтлы паркта төзелә. Сәламәтләндерү комплексы ял итәргә килгән беренче балаларны инде быел ук кабул итәр дип планлаштырыла.

«Татмедиа» делегациясе Кырымда «Ак барс» балалар сәламәтләндерү комплексында булды

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте делегациясе Кырымдагы «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Әлеге комплекс Фороста яр буенда — Ялта янындагы үзенчәлекле ландшафтлы паркта төзелә.

Сәламәтләндерү комплексы ял итәргә килгән беренче балаларны инде быел ук кабул итәр дип планлаштырыла.

«Төзелешнең беренче чиратын быелның ахырына кадәр, икенчесен 2022 елның июнендә тапшырырга ниятлибез. Беренче чиратта күпфункцияле спорт комплексы, клуб, ашханә, балалар өчен йокы корпуслары төзелде. Шулай ук әйләнә-тирә территория актив рәвештә төзелә. Төзелешнең икенче чиратында бассейн һәм тагын бер йокы корпусы төзеләчәк», — ди төзүче оешма — «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе вәкиле Кира Маслова.

Балалар комплексы төзелеше 2021 елның башында старт алды. Элек монда ташландык биналар һәм корылмалар иде, хәзер төзелеш аркасында парк заманча төсмер алды. 7,2 гектар мәйданда урнашкан комплекс 70 гектар мәйданлы парк территориясендә булачак. 

Хәзер төзелә торган объект урынында элек балалар сәламәтләндерү лагере булган. Ләкин аның инфраструктурасы яраксыз хәлгә килгән. Корпуслар иске, җимерек биналар урынына төзелә. Монда заманча комплекс булачак, балалар белән очрашуга танылган остазлар чакырылачак.

Биредә Татарстан балалары да, Россиянең башка регионнарыннан килгәннәр дә ял итә алачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100