Татарстан белгечләре киләчәктә сайлауда тавыш бирү электрон формада булачак дип саный

Сәясәт фәннәре кандидаты, Россиянең Сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы Зоя Силаева дистанцион формада электрон тавыш бирү гражданнарга да, дәүләткә дә уңайлы һәм кулай булуын әйтте.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Цифрлаштыру көндәлек тормышыбызга торган саен күбрәк үтеп керә. Цифрлы форматлар сайлау процессына да килә. Узган Дума сайлауларында илнең берничә регионында гражданнарның электрон форматта сайлау мөмкинлеге булды. 

Онлайн-тавыш бирүнең перспективалары һәм кыенлыклары турында Татарстанның Экспертлар клубы әгъзалары фикер алышты.

Сәясәт фәннәре кандидаты, Россиянең Сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы Зоя Силаева дистанцион электрон тавыш бирү гражданнарга да, дәүләткә дә уңайлы һәм кулай булуын әйтте. Ул вакытны экономияләргә булыша, бер урынга бәйле булудан коткара, ә дәүләткә оештыру һәм үткәрү чыгымнарын киметә.

«Ләкин Европа илләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге технологияне кертү электораль апатияне җиңү, халыкның сәяси активлыгын арттыру, ачыклык принцибын бозу, нәтиҗәләрнең дөреслеге принцибын бозу һәм башка төп проблеманы хәл итми», — диде Силаева.

Казан федераль университетның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков "электрон тавыш бирү форматы - киләчәк" булуын әйтте.

«Иртәме, соңмы, без нәкъ менә шуңа киләчәкбез. Электрон технологияләрне туктатып булмаса да, күчеш чоры азмы-күпме дәвамлы булачак, — диде Большаков. — 2013 елга вазгыять бөтенләй башкача булыр, һәм без нигездә тавышыбызны электрон рәвештә бирербез».