news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анна Попова Covid-19 аркасында илдә яңа локдаун кертү өчен нигез юк дип саный

«Россиядә коронавируска каршы иммунитеты булмаганнар күп һәм авыручылар белән аралашканда алар чирне йоктырачак», – диде Анна Попова.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Covid-19 аркасында яңа локдаун кертү ихтималын бәяләде.

Россиядә коронавируска каршы иммунитеты булмаганнар күп һәм авыручылар белән аралашканда алар чирне йоктырачак. Шуңа күрә әлегә пандемиянең тукталуы турында әйтеп булмый. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова белдерде.

Шул ук вакытта яңа локдаун кертү турында да әйтеп булмый, дип саный белгеч. «Бүген локдаун турында, туктату турында сөйләшергә бернинди дә җирлек юк», — диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot