news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторының исеме билгеле булды

Автоинспекторлар белемнәрен хокук һәм медицина ягыннан әзерлектә, хәрби осталыкта һәм чыдамлылыкта күрсәтте.

Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторының исеме билгеле булды
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы исеменә Казан полициясе лейтенанты лаек булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Иң яхшы автоинспектор исеме өчен республиканың төрле районнарыннан 15 полиция хезмәткәре көрәште. Хөкемдарлар конкурсантларны берьюлы берничә дисциплина буенча бәяләде — «Хокукый әзерлек», «Медицина әзерлеге», «Махсус оператив-техник чаралар» һәм «Юл хәрәкәтен җайга салу». Моннан тыш, полицейскийлар физик әзерлектә көч сынашты, шулай ук йөгерештә һәм күнегүләрдә чыдамлыкларын күрсәтте.

Бу юлы барлык мактау пьедесталын Казан полицейскийлары алды. Ярышларның алтын медален һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең иң яхшы юл-патруль хезмәте хезмәткәре» исемен полиция лейтенанты Ленар Шәязданов яулады. Пьедесталның икенче баскычына полиция өлкән лейтенанты Динар Ильясов күтәрелде. Бронза медальгә полиция өлкән лейтенанты Илшат Әхмәтов лаек булды. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100