news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле чикләү чараларына үзгәрешләр кертү көтелми

Республиканың баш санитар табибы фикеренчә, киләсе ике ай дәвамында төбәктә бернинди яңа чаралар кертелмәячәк.

Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле чикләү чараларына үзгәрешләр кертү көтелми

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда киләчәк ике ай дәвамында Covid-19 авыруы таралу сәбәпле, яңа чикләүләр кертү һәм булганнарын гамәлдән чыгару көтелми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Без бүгенге көндә эпидемиологик вазгыять тотрыклы булганга өстәмә чикләү чараларын кертүне планлаштырмыйбыз», — диде Патяшина.

Марина Патяшина аңлатканча, республикада санитар нормаларның үтәлүе актив тикшерелә, аларның темплары тотрыклы булырга һәм коронавирус йоктыручылар санының артуына юл куймаска мөмкинлек бирә.

Патяшина сүзләренчә, төбәктә булган саклык чараларын гамәлдән чыгару да планлаштырылмый. Ике ай дәвамында Татарстан Covid-19 пандемиясе аркасында барлыкка килгән режимны үтәп яшәргә тиеш.

«Без грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең сезонлы үсешен кичерәбез. Белем бирү коллективлары формалашуга өч атна гына узды, хезмәт коллективларына ялда булучылар кайта. Шуңа күрә хәзер чикләүләрне бетерү өчен иң тынгысыз вакыт», — дип йомгаклады республиканың баш санитар табибы.

«Татар-информ» агентлыгы коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре эшли башлаячагы һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачагы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100