Саба районында йөзенче булып туган баланы тантаналы шартларда өенә озаттылар

Ул яшь гаиләдә өченче булып туган.

(Саба, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Бу көннәрдә Саба районы Үзәк район хастаханәсенең тудыру бүлегендә 100нче булып туган сабыйны тантаналы шартларда өенә озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәхетле әти белән әни Өтернәс авылында яшәүче Гөлназ белән Дилүс Зариповлар. Бәхетле гаиләне тагын да тулыландырып, үсеп килүче ике кызлары Динә белән Адилә янына кечкенә уллары Данир да өстәлде. Бәби туу шатлыгы белән уртаклашырга район җитәкчеләре, туганнары килгән иде.