news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разведчик Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен кызы Татарстан вәкиллегенә тапшырган

Разведчикның шәхси әйберләре Милли мәдәният музее фонды коллекциясенә керәчәк, анда Исхак Абдулла улына багышланган даими экспозиция бар.

Разведчик Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен кызы Татарстан вәкиллегенә тапшырган
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга легаль булмаган разведчик Исхак Әхмәровның (1901-1976) кызы әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Екатерина Исхаковна әйтүенчә, ул тапшырган киемнәрне Исхак Әхмәров АКШка сатып алган булган.

Равил Әхмәтшин легендар разведчикның бәяләп бетергесез әйберләре өчен рәхмәт белдерде. «Алар Милли мәдәният музее фонды коллекциясенә керәчәк, анда Исхак Абдулла улына багышланган даими экспозиция бар», - диде ул.

Разведчикның кызы тапшырган эшләпә һәм пәлтә ярлыкларында «Нью-Йорк» дип язылган. Күлмәк Американың «Saks Fifth Avenue» элиталы кием кибетеннән, ә пәлтә 1892 елда нигез салынган һәм безнең көннәрдә дә уңышлы эшләп килүче «Abercrombie & Fitch Co» компаниясе кибетендә сатып алынган. Туфлилар Англиядә эшләнгән һәм "B. Altman & Co"компаниясе өчен булдырылган лимитлаштырылган коллекциягә кергән. Шунысы игътибарга лаек, аларда 1975 елгы «Правда» газетасы сакланып калган, аны үз куллары белән Исхак Әхмәров үлеменә бер ел кала, форманы саклау өчен түфли эченә салган, диелгән хәбәрдә.

Полковник Исхак Әхмәров АКШта 1935 елдан бирле эшли. Совет резидентурасын 1942 елдан 1945 елга кадәр җитәкли. Легаль булмаган разведка линиясе буенча иң катлаулы участокларда эшләгәндә, ул Америка Дәүләт департаментында, Финанс министрлыгында, махсус хезмәтләрдә берничә агентны шәхсән үзе вербовкалый.

Исхак Әхмәров ышанычлы яшеренеп эшләү өчен АКШта мех әйберләре белән сәүдә итү һәм тегү фирмасын төзи. Бу эштә аңа бабасыннан алган күнекмәләр ярдәм итә. Тиздән ул шактый уңышлы бизнесменга әйләнә. Бу аңа ил буенча ирекле сәяхәт кылырга, кирәкле кешеләр белән очрашырга мөмкинлек бирә.

Булачак разведчик шәхесенең формалашуы Казан белән тыгыз бәйләнгән. Анда ул урта белем ала, партиягә керә, Казан халык депутатлары Советы депутаты итеп сайлана (1920-1921 еллар). Аның истәлегенә Казан урамнарының берсе аталды.

2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары Сергей Герасимов Химки зиратында Исхак Әхмәровка һәм аның хатыны Елена Әхмәровага (Хелен Лаури) һәйкәл ачты. Монумент Татарстан Республикасы тарафыннан куелган, һәйкәл авторы – скульптор Рим Акчурин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100