news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тагын бер һәйкәл ачтылар

мТөзелешкә акча авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Әлки районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тагын бер һәйкәл ачтылар
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Айрат Лотфуллин). Әлки районы Иске Хурада авылында сугыш кырларында һәлак булган авылдашларга багышланган мемориал ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарага өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Сиктермә-Хузангай авылы Изге Николай Чудотворец храмы настоятеле иерей Андрей Матвеев, авыл мәктәбе укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тыл хезмәтчәннәре һәм авыл халкы катнашты.

Иске һәйкәлне сүтеп, төзүчеләр Константин Скрипачев һәм Евгений Садиванкин аның урынына яңасын ясап куйды. Төзелешкә акча авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100