Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда күп фатирлы йортларының яртысыннан артыгында җылылык биргәннәр
Ягып җылыту системаларын җайга салу, көйләү, эш режимына күчерү өчен ике атна вакыт бирелә.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда күп фатирлы торак йортларның 67 процентынаң һәм социаль объектларның 89,2 процентына җылылык бирелгән. Казан башкарма комитетында җылылык җибәрү буенча штаб утырышында шундый мәгълүмат китерелгән. Бу турыда шәһәр мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда җылылык бирү сезоны 21 сентябрьдә, социаль өлкә объектларына вакытыннан алда җылылык бирү рәсми сезонның стартына кадәр башланды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сүзләренә караганда, бүгенгә 822 объектның 733-ендә җылылык бирелгән, шулардан: 367 балалар бакчасы (98,4%), 200 мәктәп (97,1%), 39 башка мәгариф объектлары (92,9%), 69 сәламәтлек саклау объекты (58%), 22 мәдәният объекты (78,6%), 10 социаль яклау объекты (90,9%), 16 спорт объекты (80%), 10 балалар һәм яшьләр эшләре комитеты объекты (43,5%).
Хәзерге вакытта шулай ук Казанның күп фатирлы торак йортларының 67 проценты җылылык белән тәэмин ителгән (5354 йортның 3500дән артыгы). «400 гә якын йорт үзәкләштерелмәгән җылылык чыганакларыннан — автономияле түбәле котельныйлардан яки индивидуаль фатир казаннарыннан җылытыла», — дип өстәде Д. Анисимов.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе ассызыклаганча, җылыту системаларын җайга салу һәм көйләү эшенә һәм аларны эш режимына күчерүгә 2 атна вакыт бүленгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз