news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының урыны билгеле булды

Казан мэриясе сайтында тавыш бирү ай дәвамында — 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр барды.

Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының урыны билгеле булды
kzn.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы Оренбург трактында урнаштырылачак. Бу урын тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйды. Бу хакта казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стеланы урнаштыру урыннарының өч варианты тәкъдим ителде: шәһәргә көньяктан керү - Оренбург тракты ягыннан, М7 трассасыннан Залесная урамына керү һәм Мамадыш трактындагы транспорт чишелеше ягыннан.

Казанлылар стеланы урнаштыру өчен үз вариантларын да тәкъдим итә алган. Алар арасында Елга порты районындагы яр буе, зур сәнәгать предприятиеләре тупланган Авиатөзелеш районы, тимер юл вокзалы тирәсе, Кабан күле буе, Җиңү, Урицкий исемендәге һәм «Крылья Советов» парклары, Төньяк вокзал районы һәм башкалар бар иде.

Казан мэриясе сайтында тавыш бирү ай дәвамында — 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot