news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бегишево» аэропорты 640 млн сумга яңартылачак

«Камдорстрой» компаниясе аэропортны ремонтлау эшләрен 2021 елның 30 декабренә төгәлләр дип көтелә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Бегишево» аэропортына «Камдорстрой» компаниясе ремонт ясаячак. Аның өчен 640 млн сумга якын акча сарыф ителәчәк. Киләсе ел ахырына кадәр эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Бегишево» аэропорт комплексын реконструкцияләү» объекты буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 638 854 645 сум 92 тиен тәшкил итә, шул исәптән НДС», — дип хәбәр ителә документларда.

«Бегишево» территориясендә яңа патруль автоюлы барлыкка киләчәк, юлларны һәм мәйданчыкларны төзекләндерәчәкләр, шулай ук аэропортның инженерлык челтәрләре белән бәйле эшләр башкарачаклар.

Ремонт өчен акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100