news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга социаль челтәрдә теркәлү өчен әти-әнисенең рөхсәте кирәк булуы ихтимал

Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев исеменә шул хакта хат җибәргәннәр.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә балаларны теркәү кагыйдәләре катгыйланырга мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров тәкъдиме буенча, 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрдә аккаунт ясау өчен ата-аналар яки законлы вәкилләр рөхсәте таләп ителүе ихтимал. Бу хакта RT хәбәр итә.

Бу тәкъдим Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка юлланган.

«Россия Федерациясендә эшли торган социаль челтәрләр белән берлектә эшләп, теркәлүче кулланучыларны тикшерүнең хокукый механизмын ясау мөмкинлеген карауны , 14 яшькә кадәрге балаларны законлы вәкилләре рөхсәтеннән генә теркәүне сорыйм», — диелә Евгений Федоровның хатында.

Аның сүзләренчә, хәзер теләсә кайсы бала социаль челтәрләрдә каршылыксыз теркәлә ала. Бу хокук бозучыларга яшьләрне хокукка каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100