Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вирусолог россиялеләрнең коронавирустан үлү сәбәбен аңлатты
Россиядә Covid-19 коронавирусы белән хәлнең начараюы илнең күп кенә кешеләренең пандемиягә карата адекват булмаган мөнәсәбәте, вакцинациянең түбән темплары һәм карантин чараларыннан баш тартуы белән бәйле.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән хәлнең начараюы илнең күп кенә кешеләренең пандемиягә карата адекват булмаган мөнәсәбәте, вакцинациянең түбән темплары һәм карантин чараларыннан баш тарту белән бәйле. Бу хакта вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни-тикшеренү үзәге директоры Георгий Викулов белдерде.
«Хәлнең начараюы иммун катлау булмау сәбәпле, <…> карантинлы чараларны бетерү һәм йомшарту, кайбер кешеләрнең рекомендацияләргә кул селтәүле мөнәсәбәте, хәтта аларга игътибар итмәү һәм вакцинацияләүнең түбән темплары белән бәйле», — диде белгеч «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.
Шул ук вакытта эксперт билгеләп үткәнчә, авыр очраклар саны артуның сәбәбе — SARS-CoV-2 коронавирусының яңа штаммнарында түгел, чөнки вакциналар, элеккечә үк, прививка ясатучыларны тиешенчә яклый.
«Авыр очраклар саны кимемәде, ләкин госпитализацияләү саны, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш артты. Кызганыч, әлегә иммунлы <… > булган кешеләр проценты түбән әле», — диде Викулов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз