news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче делегациясе Мөслим районында эш тәҗрибәсе белән танышты

Алар балалар бакчасында, китапханәдә, мәктәптә, бай тарихка ия булган музейда, милли бәйрәм сабантуй уза торган урында һәм башка объектларда, ял паркында булды.

Теләче делегациясе Мөслим районында эш тәҗрибәсе белән танышты
http://tulachi.ru/

(Теләче, 25 июль, «Татар-информ», «Теләче-информ»). Шушы көннәрдә Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендә Теләче районы делегациясе Мөслим районында булды.

Делегация эш сәфәре барышында Мөслим районның эш тәжрибәсе белән танышты. Балалар бакчасында, китапханәдә, мәктәптә, бай тарихка ия булган музейда, милли бәйрәм сабантуй уза торган урында һәм башка объектларда, ял паркында булды. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Мөслимнең район үзәге белән районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Җаббаров Теләче делегациясен таныштырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100