Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан август аенда сәяхәтләр өчен иң популяр төбәкләр унлыгына керде
Сәяхәтчеләр башкалада дүрт төнгә туктала, һәр төн аларга 2 837 сумга төшә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстан Россия төбәкләре рейтингында тугызынчы урынны алды. Бу хакта Tvil.ru ял итү өчен торак броньлау сервисы тикшеренүендә әйтелә.
Броньлау саны буенча топ-3кә — Кырым, Краснодар крае һәм Абхазиянең Гагра районы, ә бишлеккә Ленинград һәм Ростов өлкәләре керде.
Сервис мәгълүматлары буенча, сәяхәтчеләр Татарстанда дүрт төнгә туктала, һәр төн аларга 2 837 сумга төшә.
«Туристлар еш кына отельләрне һәм кунакханәләрне (78 процент) һәм фатирларны (15 процент), сирәгрәк — йортларны (6 процент) август аена броньлый», — дип сөйләде тикшеренү авторлары.
Статистика буенча, җәйнең соңгы аенда россиялеләрнең 40 проценты гаиләләре белән сәяхәт итүне өстен күрә, 27 проценты — икәү, 18 проценты — балалары булган әниләр, ә 10 проценты компанияләр белән ял итәргә китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз