news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа экспедициясе Кавказга Мостай Кәрим исемендәге тау түбәсенә китте

Кабардино-Балкария республикасында Кавказ тавында Чегем тарлавыгындагы тау түбәсенә Мостай Кәрим исеме 2018 елда бирелде.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген Уфадан чираттагы экспедиция Кавказга Мостай Кәрим исемендәге тауга китте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Башкорт халык шагыйре исемендәге тау түбәсе аның 100 еллыгы уңаеннан 2018 елда Кабардино-Балкария республикасының Кавказ тавындагы Чегем тарлавыгында ачылды. Мостай Кәрим исемен 3550 метр биеклектәге тау түбәсенә Башкортстан һәм Кабардино-Балкария республикалары альпинистлары бирде.

Төркем составында Россия география җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе рәисе, Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, экспедиция җитәкчесе, тәҗрибәле альпинист, Россия география җәмгыяте әгъзасы Александр Лынник һәм башкалар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot