news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роструд ковидтан прививка ясатмаучыларны эштән читләштерү мөмкинлегенә аңлатма бирде

Профилактика прививкалары булмаганда, кешене эшкә алудан баш тартырга яки эштән читләштерергә мөмкиннәр.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерү Россия Хезмәт кодексында, федераль законнарда һәм башка норматив-хокукый актларда каралган. Бу хакта Роструд хәбәр итә.

«Хезмәт бурычларын башкармаган өчен хезмәткәрне эштән читләштерү мөмкинлеге Хезмәт кодексында каралган. Россия Хезмәт кодексының 76 маддәсенең 1 өлешенең 8 абзацында аңлатылганча, эштән читләштерү федераль законнарда һәм Хезмәт кодексында каралган очракларда гына түгел, ә Россиядәге башка норматив-хокукый актларда да каралган», — диелә хәбәрдә.

Мондый очракларга «Йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турындагы» федераль закон нигезләмәләрен бозу да керә. Документ буенча, профилактика прививкалары булмаганда, кешене эшкә алудан баш тартырга яки эштән читләштерергә мөмкиннәр.

Куркыныч йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы мәҗбүри вакцинация өчен төп шарт булып тора. Шуның аркасында төбәкләрнең баш санитар табиблары һәм аларның урынбасарлары гражданнарга яки эпидемия күрсәткечләре буенча кирәк булган билгеле бер төркемнәргә профилактик прививкалар үткәрү турында карарлар чыгара ала.

Хезмәттә әйтүләренчә, ковидтан вакцинация профилактик прививкалар календарена кертелгән. Әгәр төбәктә тиешле карар чыгарылган булса, бу мәҗбүри була. Хәзерге вакытта мондый документлар Россиянең уннан артык субъектында кабул ителгән. Әмма карар прививкаларга каршы күрсәтмәләре булган кешеләргә кагылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100