news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә хезмәткәрләрнең 30 проценты дистанцион эш режимына күчерелә

Дистанцион эш режимына нинди дә булса авыруы булган кешеләрне һәм 65 яшьтән өлкәнрәк барлык хезмәткәрләрне җибәрәләр.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 28 июньнән хезмәткәрләрнең кимендә 30 проценты дистанцион эшкә мәҗбүри күчерелә. Мэр Сергей Собянин тиешле указга кул куйды.

Тулы вакцинацияне узган эшләүче гражданнар исәпкә алынмый. Дистанцион эш режимына нинди дә булса авыруы булган кешеләрне һәм 65 яшьтән өлкәнрәк барлык хезмәткәрләрне җибәрәләр.

Шулай ук документта Мәскәү территориясендә эшли торган оешма җитәкчеләрен эш урыннарында хезмәткәрләр санын минимальләштерергә өндәүче пункт бар.

Дистанцион эшкә күчү турындагы таләпләр медицина оешмаларына, оборона-сәнәгать комплексы, «Росатом», «Роскосмос» һәм башка кайбер предприятиеләргә кагылмый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot