news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә берәү 20 чиләк җир җиләге җыйган

Әлфирә Кәлимуллина җиләкне үзләренә дә калдыра һәм сата да.

Чирмешәндә берәү 20 чиләк җир җиләге җыйган
Марат Гомәров

(Чирмешән, 25 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы үзәгендә яшәүче Әлфирә Кәлимуллина иртәнге биштә үк торып, алты көндә 20 чиләк җиләк җыйган.

«Бик үк күп булмаса да, җиләк бар, эре. Әүвәл без Казанка якларына йөрдек, анда Чирмешән халкы күп җыя. Әле берничә көн Кармалка урманының „Шөгер тавы“нды җыябыз — анда Әмирдән, Лашманнан җиләкчеләр күп килә», — ди Әлфирә ханым.

«Иртән җыю рәхәтрәк, җиләс, арытмаган була. Сәгать тугызларга кадәр җыям, аннан кыздыра, чыдый торган түгел, йөрәкне дулата, алай да барыбер янә барасы килеп тора. Җиләкне үземә дә калдырам, сатам да, иренмәсәң, гаилә бюджетына азмы-күпме файда бит», — ди уңган хуҗабикә.

Аш-суга оста әңгәмәдәшем җиләкне чистартып кышкылыкка туңдыра. Я аны иттарткыч аша өч тапкыр чыгарып, 1 килограммга 700 грамм исәбеннән шикәр комы белән бутап, савытларга тутырып, туңдыргычка куя. Кышын бу, әлбәттә, бик тәмле ризык һәм менә дигән витамин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100