news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мэры халыкны сукбай этләр өчен приют төзүдә ярдәм итәргә чакырды

Соңгы елларда Бөгелмәдә сукбай хайваннар проблемасы кискенләшә бара.

Бөгелмә мэры халыкны сукбай этләр өчен приют төзүдә ярдәм итәргә чакырды
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 25 июнь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бүгенге көндә Бөгелмәдә сукбай этләр өчен приют төзелә. Ул инде эшли, вольерларда этләр яши. Аларны урамда тотып, стерильләштерәләр. Приют хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр хисабына төзелә.

Соңгы елларда Бөгелмәдә сукбай хайваннар проблемасы кискенләшә бара. Аны шәһәр территориясендә эшли торган этләр өчен приют төзеп кенә хәл итеп була, дип белдерде Бөгелмә мэры Линар Закиров «Татарстан онлайн» программасында.

Аның сүзләренчә, район халкы ике лагерьга — зоояклаучыларга һәм этләрне атарга сораучыларга бүленгән, бу җинаять җаваплылыгына тартылачак.

«Проблеманы бер көндә генә хәл итеп булмый. Ул өч ел тупланган, әмма аны хәл итәргә кирәк. Бу безнең бурыч», — диде мэр.

Линар Закиров шәһәр халкына әлеге приютны төзеп бетерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: «Безнең мөмкинлекләр чиксез түгел. Барлык битараф булмаган кешеләргә приютны төзеп бетерүдә ярдәм итүләрен сорыйм».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100