news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урманны рөхсәтсез кисүчеләрне ачыклау өчен махсус чара үткәрелә

«Лесовоз» оператив-профилактик чарасын Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның максаты — республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

15-21 июнь көннәрендә дәүләт урман инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 26 рейд үткәргән. Агач материаллары төялгән 35 машина тикшерелгән, хокук бозулар ачыкланмаган. «Лесовоз» операциясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

Агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына.

Урманны законсыз кискән юридик затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100