news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасы 2021 ел башында хәл ителергә мөмкин

«Бу бик җитди бурыч, күп көч сорый», — дип белдерде Марат Хөснуллин.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин фикеренчә, Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын 2021 елның беренче кварталында тулысынча хәл итеп булачак. Бу хакта ул журналистларга Казан Ратушасында әйтте.

«Татарстан, барлык кыенлыкларга карамастан, кушылып финанслаячак. Федераль акчалар да биреләчәк. 2005 елдан бирле җыелып килгән алданган өлешчеләр проблемаларын 2021 елның беренче кварталында тулысынча ябарга өметләнәбез. Бу бик җитди бурыч, күп көч сорый», — дип белдерде Марат Хөснуллин.

Вице-премьер Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча, алданган өлешчеләр фондына 30 млрд сум акча бүленгәнен искәртте. «Акчадан тыш, закон ягыннан чикләүләр бар иде. Кайчак объект тапшыру өчен документлар әзерләүгә елдан артык вакыт китә иде. Без бу процедураларны гадиләштергән закон инициативасы белән чыктык», — диде. Федераль законга төзәтмәләр икенче укылышта каралганын әйтте.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, яңа закон нигезендә, алданган өлешчеләр проблемасы нәтиҗәлерәк хәл ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100